Логотип Казан Утлары
Шигърият

Колын чаба

... Кояш чыккан якка кешни-кешни, Җилне узып сабый колын чаба!

Нигә икән җаным күккә ашып,

Мөлдерәпләр тулды шатлык белән?!

Исәнләштем балкып, балачактан

Кире урап кайткан сафлык белән.

Ялан тулы ап-ак ромашкалар –

Таңгы чыклар керфекләрен үпкән.

Офыклар – ал, әллә таңым туды

Гомер буе зарыгыплар көткән?!
Беркемгә дә, рәнҗү, үпкәм дә юк,

Әйтерсең лә мин гөнаһсыз, изге.

Явызны да кичерергә әзер

Матурлыкка гашыйк шушы мизгел...

Татлы төшемдәге халәтме бу?

Һәр тарафтан күзләр бәхет таба.

... Кояш чыккан якка кешни-кешни,

Җилне узып сабый колын чаба! 

 

"КУ" 02,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев