Логотип Казан Утлары
Шигърият

Коллык зинданы (дәвамы)

Ялгыш кул чукларын сыйпасаң да, Хәрәкәткә килә сөңге-кылыч...

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Тарих аһы

...Тукай язын, бөек җиңү назын

Ялган кәрттән әллә оттыкмы без?! 

Әллә җебегәнлек, юашлыкның

Аръягына барып чыктыкмы без?!

Әллә тарихчысын рәнҗеттекме,

Моң сугарып сагыш тармагыннан?..

Сагышланып, талып тармакланмый:

Тарих табиблары бар да уңган.

Коллык хурлыгыннан яраланган

Холыклары гына кыргый, кырыс:

Ялгыш кул чукларын сыйпасаң да,

Хәрәкәткә килә сөңге-кылыч...

Шуңамы соң, явыз үч яралтып,

Җир йөзенә ява яла, ялган?!

Быел да бит шул үч, сырт кабартып,

Тукай тупсасында туктап калган.

Һәр тукталыш саен, адым саен

Коллык хурлыгына дәва юллап,

Сыртланнарга күтәрелә Тәкъдир,

Тәре явы узган чорлар буйлап.

Меңгә түнтәрелә тарих аһы

Гөнаһ томанында томаланып...

Тәреледән хаклык таҗы даулый

Тәмуг төпләрендә дулаган ут.

Таҗы булгач, тәхете дә кирәк, –

Дөнья тулы телсез, өнсез имгәк...

Йөрәк-бәгырь кара канда кайный:

Айный тарих, сансызлыктан айный.

Әмма илгә ирек вәгъдә иткән

Ирен читләренә кутыр чыга.

Шау кутырдан торган сырхау гавам

Гүргә кермәс өчен тыпырчына.

Тыпырчына тәхет караклары

Зират капкасына маңгай терәп...

«Явыз, шыл моннан!» – дип,                        

капка төбен

Сырып ала меңәрләгән өрәк!

* * *

Ихтыярлы инсан күрә, таный:

Өрәкнең дә хәтта Вөҗданы бар!..

Вөҗданына кер кундырмый торган

Шигъри кавырсынлы үз җаны бар!

Шулай булгач, бердәм җавап бирик:

Җиңү таңы быел нидән сула?

Минем «Тукай» атлы әрнешемдә

Ватан сугышлары һәлак була.

Шагыйрьләргә тиеш дан байрагын

Кара канга мана угры-убыр:

– Иминлеген томан белән тунап,

Илен-көнен җәһәннәмгә кудырт! –

Кудырт ерак монгол даласына,

Пычак кадап, йөрәк ярасына...

Далаларга сыймас яла ява

Без кичергән еллар арасына.
Без күзләгән аккош күлләренә

Балкыш урынына бака ява.

Минут саен алышына һава,

Бу афәткә табарсыңмы дәва?

* * *

...Күл тондырып бака бакыруы

Аккош моңын теткеләрдә тетә...

Ләкин аккош күлен ташлап китми:

Җитәкләшеп без килгәнне көтә.

Пычаклылар әмма көтә белми,

Җырлый белми чиртеп, язмыш кылын...

Нәсел тамырыңны корта Тәкъдир,

Җырын түбәнсетсәң сагышлының.

Язмыштагы мондый аянычны,

Ихтимал, син белмәгәнсеңдер дә,

Шуңа күрә генә без көткәндә,

Күл буена килмәгәнсеңдер дә?!

Әйе, отты быел «Ихтимал»ның

Килмәү-белмәү өчен тартышканы:

Ил ярасын юды аккош каны –

Сызылып аткан чакта җиңү таңы. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев