Коллык зинданы (ахыры)
Минем исә карурманга кереп, Аю булып үкерәсем килә.
4
Торгынлык гарьлеге
Җиңү язларыннан дан яуганда,
Ятим язмышларга кан сауганда,
Бума зәхмәтеннән сугылыпмы,
Нәфес казасына юлыгыпмы,
Аккош назын, бөек
Тукай язын
Шагыйрьләрдән тарсындылар быел.
Шуңа күрә, ахры, шуңа күрә,
Бар шатлыкны йоткылыкка сөрә
Күкрәктәге тыелгысыз «Уел!»
Тарихчыларны да эзәрлекли
Торгынлыкка кадакланган канун:
– Тәре юллыгыннан күтәрел дә,
Үләт сарган коллыгыңа табын! –
Тик «Азатлык, хаклык» дигән сүзне
Ычкындыра күрмә ялгыш та син...
– Кичә салган богавыңны ки дә
Башыңны и шушы язмышка син!
* * *
...Иелмәгән башны балта чабар,
Еланы да, Чаяны да чагар.
«Эше яраксыз!..» – дип табылганга,
Чагылганга кем сокланып карар?
Кем исбатлар минем оста сынчы,
Тылчы, тимер юлчы булганымны –
Җиңү язы белән ихласыннан –
Сыйпап сөял баскан кулларымны?!
Көрәш, җиңү моңы бу томанда
Күпме яшәр болай томаланып?
...Эзәрлекли моңны ничә гасыр
Тәмуг төпләрендә дулаган ут!
* * *
Җир кешесе сылтый бу хәвефне
Яумый узган шомлы яңгырларга...
– Шигъриятле, гөлле тугайларга
Язлар килалмыйча каңгырганда.
Сынык кабыргалы чегән әмма
Хәлне башкачарак сынландыра:
Ерак тарихлардан иңрәү откан
Коллык аһы җанны сызландыра!
Һәм халыкның хәтер сайлыгында
Үрчи дөньякүләм күремсезлек...
...Таҗлы иңрәүләргә җигелгәндә,
Күремсездән без өметне өздек...
5
Яманатлы язмыш
Әйе, газиз халкым!
Язмышыңнан
Уфтанасың газапланып, әрнеп...
Заман әрнешендә ат уйната
Оятсызлык вә акылсызлык, гарьлек!
Бу гарьлеккә, мондый вәхшилеккә
Кемнең бу кадәрле түзгәне бар?!.
– Һәр татарның уйчан маңгаенда
Кансыраган тояк эзләре бар!
Яманатлы язмыш
һәммәбезнең
Хәтеренә үз тамгасын уйган.
Шуңа күрә бүген фани дөнья
Кыйбласын да, иреген дә җуйган.
Җуелып, коелып калган шул җәмгыять
Көне-төне ап-ак битлек җөйли.
Төптән кубырылган «кара көчек»кә
Шыпырт кына җиңү көен көйли.
Шигърият тә кап-караңгы гүрдә
Үкси җәсәденә ләхет көрәп...
...Бу дөньяда чегән булып чегән
Татар шагыйреннән бәхетлерәк!
Чегән милләтенең моң ургылын
Үләт томанына алыштырмый.
Күз яшьләрен күрсәтүдән куркып,
Чыраена битлек ябыштырмый.
Кәрттә откан япа-ялганын да
Кыргый табор чын табышка юрый.
Буй-сынының сынык-санагын да
Аллы-гөлле ефәк белән урый...
Ә без барыбыз да шәпмә-шәрә! –
Йонын кыркып алган сарык сыман.
Тәкать корта халык
телефоннан:
Сарык хәлен сорап балыкчыдан.
Ә сугышта һәлак булганнарның
Даны өрәк куенында җилә.
Минем исә карурманга кереп,
Аю булып үкерәсем килә.
Минем исә куенымда – куян!
Муеныма елан асылына...
Йәгез, кайсыгызга гашыйк булыйм –
Кереп асылыну фасылына?!
Кемгә бүләк итим Аккош күлен,
Мәхәббәтнең назлы бу аенда?..
Күлебез дә, телебез дә безнең
Баканыкы инде – тулаемга...
Һәм без үзебез дә,
тиздән, ахры, –
Адәми зат булып саналмабыз,
Илне баскан чүплек базларыннан
Бер-беребезне эзләп табалмабыз.
Сугыш тылчысының моңы тынса,
Күкләрнең дә өрлекләре сынар!..
Таланып вә мыскылланып калган
Шигъри Җиһан моңа ничек чыдар?!
Кайчан, ничек, кемнәр савыктырыр
Үләт үзләштергән ил иреген?
Шуңа җавап тапкан илдәшемә
Җаннарымны ярып бирер идем...
"КУ" 09, 2021
Фото: pixabay
Теги: поэма
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев