КОЛЛЫК ЗИНДАНЫ

1

Минем янәшәмнән атлый Тукай...

Бу замана коллык заманасы:

Сукыр күзле, сынык кабыргалы... –

Кайда ышык күрсә – шунда туктап,

Тугарыла чегән таборлары.

Илне басып алган «кыргый көтү»

Бәхет бага өйдән-өйгә йөреп.

Килмәс бәхет күзгә бума яба,

Артларыннан кала этләр өреп.

Һәр таборның бар үз атаманы,

«Утым – ялкыным!..» – дип аталганы –

Янып, көлгә калган өметне дә

Күз нурына төреп кайтарганы...

Безнең Илһамият ширкәтенең

Аты да юк, атаманнары да... –

Башын иеп, тирән уйга талган

«Шагыйрь» диеп аталганнары да!

Чорга очар канат таратучы

Фәрештәләрне дә өркеткәннәр –

Чүп базына ябып, үч алганда,

Шигъри хисле милли Бөркетләрдән.

* * *

Баз хуҗаларына йоккан быел

Кыргыйлыкның тәмам азганы:

Кочаклашып дулый-дулый яна

Чүплек базы, үләт базлары.
Юк, эндәшми беркем гамь алдында:

Санга сукмый «яну башламын...»

Хак алдында кан косудан куркып,

Мин дә авызымны ачмадым.

Тик үземә утлар капкач кына

Искә алдым бөек Тукайны.

Минем янәшәмнән атлый Тукай:

«Шөкер, диеп, хәтер котайды!..

Яна-яна корычланды дәрман,

Чыныктырып илһам хөрлеген.

Арча гимнын җырлап яматтылар

Шигъриятнең сынык өрлеген.

Шул уңайдан җәлилчеләрнең дә

«Сибелә чәчен» җилләр тарады:

Дөнья күләмендә кубарылып,

Үтте үлемсезлек парады.

Бу парадта һәркем үз тәкъдирен

Баш очында тота балкытып:

Киләчәкнең катгый күрәчәген

Шушы балкышлардан ал отып!

Шушы парад аша сукмак сузып,

Тоташ ханнар заманасына –

Йөрәгеңне терәү итеп куеп,

Сөембикә манарасына! 

2

Явызлык Горур Сөембикә-Ханбикәбез

Йөкләгәнме безгә гүр максатын?

Замангамы... –

Кемгә сылтарга бу

Бакыйлашкан коллык гарасатын?!

...Явыз Иван?! –

Ул да бу дөньяга

Палач булу өчен тумагандыр...

Сәхрә тугаенда курай уйнап,

«Сибелә чәчәк» исен сулагандыр...

Мәскәү боярлары ләкин аның

Җан-сулышын санга санамаган! –

Кансызлыкка өйрәткәннәр аны

Аерып алып, затлы заманадан.

Аерым хуҗалыкның вакыты да

Кире якка ага, кире якка...

Бу кирелек тәкатеңне кортып,

Соңра баш идертә җиде ятка.

Кирәк исә, кайнар кан чарында

Кайрап бирә хәнҗәр, кылычын да.

Иманыннан, вөҗданыннан язган

Гомереңне тотып кыл очында...

Үлемгә тиң бу явызлык, әйе,

Һәрчак кылычланып калка юлга... 

Кылыч йөзләренә баскан килеш,

Ялгап карагыз сез кылны – кылга!

Чал тауларын чорның арка кочып,

Юнәлегез ал таңнарга таба!..

Тауларым да, таңнарым да минем

Мәхәббәткә ядкарь булып кала.

Сөю бүләк иткән чулпыларым

Үрелеп кала гасыр толымында.

Юк, мин дусны түгел, дошманны да

Аунатмадым тарих корымында.

Җанда Аккош күле яралганда,

Мин гүзәллек иҗат иттем бары –

Илнең киләчәген сафландырып,

Агымсулар аксын өчен ары...

Бүген дә мин Арча парчасыннан

Туй күлмәге җөйлим – йөзәрләгән...

Шуңа карамастан милләтемнең

Җан ярасы әле төзәлмәгән.

* * *

Бүгенгәчә, әйе, татар халкы

Үз хаклыгын даулап тарих гизә.

Милли сабырлыкта гамь сугарып,

Төн күгендә яралы ай йөзә.

Көне-төне бер ялгыз эт шыңшый

Кисеп аударылган манарада.

Хаксызлык ул шыңшып, үксеп үрчи,

Эт кыяфәтендә ярала да.

Ә замана көн дә бәйрәм итә

Эт сөяккә барган көнне көйләп.

...Шушы көйме,            

      сугыш батырына

Җиңү көнне теләнәчәк теләк?

Шушы көйме илне сөрген сөргән

Зинданчының сөйкем-сөятмәге?..

Эт котырса, колны чәйнәп ата,

Идел ярларында аунап ята

Эттән калган адәм сөякләре.

Шул ук ярдан кайта җиңү язы

Тукай язы белән култыклашып...

Шигъри яз шатлыгы беркайчан да

Йөрми иң башына мылтык асып.

Әмма быел «этлек» хакимнәре

Яз шатлыгын тәмам оныттылар.

Дөнья иминлеген тарсынудан,

Гомум карантинга юлыктылар. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: