Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кочаклыйм

Кочаклыйм үзеңне – Кояшка сусаган Дөньямда сиңа да, миңа да урын бар!

Кочаклыйм үзеңне – Кояшка сусаган
Дөньямда сиңа да, миңа да урын бар!
Салкын дип ваз кичмә – кар эрер, мин беләм –
Тирәндә – яз көтә – теп-тере уҗымнар!
Бөреләр тулышкан – бер тыны, бер ымы
Җитәчәк бу җиргә көтелгән язларның.
Кочаклыйм үзеңне – мизгелгә онытыйк –
Ярату җитмәүнең өшеткеч газабын...
Онытыйк, онытыйк – ызаннар, чикләрне,
Кем әйтә – нинди сүз бу җирдә үтемле?
Иртәгә туасы сабыйлар хакына –
Яратып... яратып кочаклыйм үзеңне!

 

"КУ" 03, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев