Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кочак-кочак нурлар түгелә

Кешеләргә канат бирелмәгән – Хыяллары үскән иңнәргә.

Кешеләргә канат бирелмәгән –

Хыяллары үскән иңнәргә.

Кешеләрнең төрле эшләре бар:

Чыпчык, бөркетләргә тиңләргә.

Кешеләргә йолдыз булып балку

Мөмкин түгел зәңгәр күкләрдә.

Ләкин мөмкин күңелләрдә яну,

Яшен атылгандай күкрәргә.

Кешеләр ул шарлавыклар түгел,

Җир йөзенең күрке булырга.

Ләкин мөмкин, шарлавыклар кебек,

Тормыш кыясыннан ургырга.

Кояш булып иркен офыкларны

Колачларга мөмкин түгел лә...

Кешеләргә...

Ә шулай да якты күңелләрдән

Кочак-кочак нурлар түгелә.

Кеше булып калган чакта Җирдә

Күп капкалар, күкләр ачыла.

Чыктай таму җитә безгә кайчак

Моң уралган чәчәк таҗына.

 

"КУ" 08, 2021

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев