Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көннең була шундый мизгелләре ...

Тормыштан да олы бернәрсә юк, Ә Мәхәббәт – аның нигезе. 

Көннең була шундый мизгелләре –

Томан кебек серле яктылык

Төшкә керә. Тормыш катып кала,

Бөгелә дә төшә яссылык.

Галәмнәрне айкый минем зиһен.

Раббым куйган чикләр эченең

Башы-ахыры юк. Ә калганы

Төшенә дә керми кешенең.

Хыялдагы камил дөнья анда,

Эреп аккан Вакыт диңгезе,

Тормыштан да олы бернәрсә юк,

Ә Мәхәббәт – аның нигезе. 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев