Көн һәм эңгер каһиннары турында баллада

I

Юл да эңгер. Эңгер дә юл.

Төш аралаш өн кергәли.

Җир әйләнә. Мин әйләнәм

Синең белән җир тирәли.

Сагынуны микъдарларда

Кем үлчәгән? Ничә күләм?

Тәүлек дигән мәңгелектә

Бер терелеп, мең кат үләм.

Юл да эңгер. Эңгер дә юл.

Өн аралаш төштә яшим.

Күзләреңнән күз дә алмый

Ул төшләрдә, бер сүз дәшмим.

Дәшсәм, кинәт шартлар төсле,

Түзә алмас: зеңли һава.

Юл да эңгер. Ә урманнар,

Колач җәеп, өскә ава.

Тануына сөенгәндәй:

«Сез һаман да шулмы?» – диеп,

Кар тутыра якаларга,

Ылысларын иеп-иеп...

II

Сагынуны чакрымнарда

Кем үлчәгән? Бармы саны?!

Безне эңгер каһиннары

Әсирлеккә, ахры, алды.

– Тиздән, җуеп кодрәтләрен,

Чигенерләр, – дисең. –

Төннең Камнарына әмер килер

Таратырга Күк төтенен.

Һәм тәхеткә ак каһиннар

Көн Патшасын менгерерләр,

Җемелдәвек нур таралыр

Ул дәвернең эңгереннән...

..........................................

Бу риваять, руннар булып,

Басылмаган кәгазь-ташка.

...Җирдә күпме алар тагын! –

Беркем белми бездән башка...

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: