Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көн болытлы, дисең... Кешеләрнең...

Бу салкынлык каян килә, дисең... Без үзебез салкын, үзебез!

Көн болытлы, дисең... Кешеләрнең

Йөзләре дә була болытлы.

Кичә генә йомшак һава иде,

Бүген тагы никтер суытты.

Бу салкынлык каян килә, дисең...

Без үзебез салкын, үзебез!

Кайчакта бит суык көннәрдә дә

Кояш тоткан кебек йөрибез.

Бәхет тулып ташкан чаклар була,

Андый мәлдә дөнья бик ямьле!

Биеп тора күңел дигәннәре,

Һәр тарафка җитә сәламе!

Көн болытлы, диеп, күңелеңне

Болытларга төреп суытма!

Болытлардан бик югары күктә

Кояш барын бер дә онытма! 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: архив

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев