Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көмеш чык (триптих)

Бер чуар күбәләк гөл-таҗдан Чык эчә, җилпенә... кыланчык.

1

Җәйге таң. Ямь-яшел үләндә

Энҗедәй ялтырый көмеш чык.

Бер чуар күбәләк гөл-таҗдан

Чык эчә, җилпенә... кыланчык.

Чыкларга чыланып атлый пар...

Тотынып кояшның нурына.

Бәхетле йөрәкләр кушыла

Бергәләп яңа таң җырына.

Сер тулы сылуның күзләре

Төбәлгән егетнең күзенә.

Керфек тә какмыйча тыңлый ул,

Мөкиббән һәр әйткән сүзенә.

Дөньяда беркем дә юк башка,

Әйтерсең, ул гына – табынган.

Сөюгә зарыккан йөрәктә

Сүрелмәс ут-ялкын кабынган.

Ямь-яшел келәмдә көмеш чык,

Түштәге төймәләр чәчелде.

Бәхетле елмайган күзләрдә

Нур тулган энҗедәй яшь инде.

2

Ал кояш нурында чык кибә,

Күр, пешкән хуш исле җиләкләр.

Ирендә сут тәме җиләкнең,

Күңелдә иң ихлас теләкләр.

Йөрәкнең бигенә яраган

Ачкычы төшмәсме кулыннан?

Болын киң. Тар сукмак офыктан

Офыкка кадәрле сузылган.
Атлыйлар икәүләп, соклана

Гөлләр дә: «Пар килгән бигрәкләр!»

Мәңгегә бер булып тибәрме

Сөюдән кабынган йөрәкләр?

Күбәләк канатын кагына,

Үбә ул гөлләрен болынның.

...Өлгергән җиләкне татыган

Сөюнең ул тугры колымы?!

Мизгеллек бәхеттән исереп

Кунмасмы башка чит гөлләргә?

Мәңгелек ярым дип ышанып,

Калмасмы яшь белән түләргә?

3

Җәйге таң. Ямь-яшел үләндә

Энҗедәй ялтырый көмеш чык.

Ак канат-күбәләк гөл-таҗдан

Чык эчә, җилпенә... кыланчык.

Чал чәчле пар йөри болында,

Аралап чык төшкән үләнне.

Басарга куркырсың, бигрәкләр

Җиләкле, чәчәкле келәме.

Өлгергән җиләкнең исеннән

Башларың әйләнеп китәрлек.

...Шушымы, кадерлем, әйт әле,

Без җиләк татыган кишәрлек?!

Яшь кыздай кызара битләре

Ак яулык ябынган гүзәлнең.

Энҗедәй ялтырый көмеш чык...

Бүләккә муенса тезәрлек.

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев