Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күлмәк фәлсәфәсе

Ак биләүме? Кәфенлекме? Өстебездә шул бер күлмәк...

«Күлмәк киеп тугансыз», дип,

Төтен салды албастылар.

Без мәтәлчек атынганда,

Үлем теләп фал ачтылар.

 

Якалардан тоттылар да

Сөйрәделәр дала буйлап.

Бәгырьләрне телем-телем

Балбалларга элдек турап.

 

Изүләрнең сәдәфләре

Кайчан гына алтын иде...

Төрбәләрдән төрмәләрдә

Җан асрарга калдык инде...

 

Итәк кисеп, җиң ямадык –

Ялмавызлар сизенмәсен!

Шул бер күлмәк өчен калтырап

Яшәүләре читен дә соң...

 

Пута белән бил буылган –

Муендагы элмәкмени!

Кемдер калым каерганда,

Кемдер кавем хакын түли.

 

Чабуларга җил сөрлегә,

Сакалыннан читкә тибәр.

Убырларга җитә калыр,

Җилдән туган нәрсә, дияр.

 

...Тузган инде. Җөйләрендә

Юлдан язган ничә үрнәк.

Ак биләүме? Кәфенлекме?

Өстебездә шул бер күлмәк.

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев