Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күлдәвектә янә тамчы бии

Бу халәтем юрыйм гомерлеккә, Кулларыңда булсын мәңге кулым.

Күлдәвектә янә тамчы бии,
Җил чиертә ябык тәрәзәгә...
Уйларымны җепкә тезмәк булам...
Көзләр киртә буламыни безгә?!
Тамчыларга иярә дә хисләр
Күңел болытыннан тулып тама.
Елмаялар салкын иреннәрем.
Сөюемә сине юктыр чама.
Узган тантанадан калган тынлык –
Көз хакиме кабат җиһан тота.
Эчкә сыймас шатлык били җанны.
Аһ! Быел көз мең язларны ота!
Җәйләремә алмаштырмас көзем –
Хәят бакчам җете төсләр тулы.
Бу халәтем юрыйм гомерлеккә,
Кулларыңда булсын мәңге кулым.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырь! Молодец, Лениза!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец! !!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Коз тэбигатьнен ин гузэл мизгеле, бу язмадан сон кознен сихри коче тагы да арткан сыман. Булдырасын, Лениза!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди матур тормошка караш! Нинди матур сузлэр! Сокландым

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец, Лениза! Булдырасын???