Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күл

Тамчылардан күл җыела, диләр, Яшь җыела кайчак еларлык.

Тамчылардан күл җыела, диләр,

Яшь җыела кайчак еларлык.

Хәсрәт килсә.

Гыйбрәт сөйләсәләр.

Эш эшләсәң

Башны кыярлык.

Тамчылардан күл җыела, диләр.

Чыгармыйм мин яшьне тамчылап.

Төеп-төеп җыям.

Аннан ява,

Битләремне төндә камчылап.

Хәсрәт килә –

Кысып җанга салам.

Күперәдер кара болыттай.

Битләремә таммый бөртек-бөртек.

Актарылып ага юк-юкта.

Ерыла да китә, ерыла да

Күз төпләрем,

Көче бетә дә,

(Яшем, саркып, буа ергандай бу...

Сабыр савытларым ватылгандай...)

Хәсрәтләрем күпкә китә дә.

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев