Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күк чәчәкләр кабат чәчәк аткан

Күкчәчәкләр кабат чәчәк аткан – Зәңгәр күзләр арыш арасында...

Күкчәчәкләр кабат чәчәк аткан –

Зәңгәр күзләр арыш арасында,

Аяз күкнең төпсез тирәнлеге

Ул күзләрнең керсез карашында.
Зәңгәр күзләр арыш арасында –

Сабый күзләредәй ап-ачык,

Арыш арасында зәңгәр күзле

Балачагым йөри адашып.
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев