Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күк түбәсе

Күкләр түбәсендә кояш янсын, Таңнар алсу булсын һәрдаим. Адәмнәрдә шәфкать нурын сакла, Иман нурын сакла, Ходаем!

Зәңгәр болытлары ак тауларны

Юрган итеп япкан шикелле.

Ул болытлар күк түбәсен бизи,

Аклык бизи безнең күңелне.

Таң атканда, күк түбәсе алсу –

Кояш нурларына коена.

Көнозынга җирне ямьгә күмеп

Кичке шәфәкъ керә куенга.

Ә төннәрен күк түбәсе айлы –

Меңәрләгән йолдыз яктыра.

Инсаннарны, хәерле төн теләп,

Бишек җыры көйләп яткыра.

Күк түбәсен бизәп йолдызлар да

Бәхет теләп кенә яналар.

Акыл төзек булса, төзек булыр

Җирдә безнең авыл, калалар.

Ходай үзе биргән бәрәкәтне

Кеше кулы пыран туздырса,

Кан-яшь белән тулыр тормышыбыз,

Яхшылыктан яман уздырса.

Күкләр түбәсендә кояш янсын,

Таңнар алсу булсын һәрдаим.

Адәмнәрдә шәфкать нурын сакла,

Иман нурын сакла, Ходаем!

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев