Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китми яшьлек

Мин яшьлектән китә алмадым шул...

Миңа әле бары унтугыз бит!
Ярты гасыр? – Анысы болай гына.
Яшьлегендә кала алмаганнар
Без картайдык диеп уйлый гына.
Мин яшьлектән китә алмадым шул,
Юк китәргә теләк бүген дә.
Күтәрелеп күккә баккан идем:
Яшьлек йолдызлары күгемдә...
Кояшта моң барын бар да бераз,
Ул моң болай гына, күңелдән,
Таң атканда китә алмый калган
Ай йөзеннән генә түгелгән.
Тирәкләрнең тулган бөреләрен
Сыерчыклар сайрап ачтырыр.
Яшьлегеннән рөхсәт сорап тормый
Киткән ярлар кабат чакырыр.
Һәм яңадан хисләр кабынырлар, –
Сөю уты белми сүнүне.
«Яратам!» – дип кычкырачак җаннар,
Җаннар белми бит ул күнүне.
Мәхәббәтсез генә яшәүләргә,
Картлыкка да күнмәс һичкайчан!
................................................................
Ишегемдә – шаку. Кем икән? –
Йөгереп кенә чыгып мин ачам...
Ишек төбендәге бабайдан:
«Кем кирәк?» – дип сорыйм алай да.
Ә ул миңа: «Саумы, мин бу, – ди. –
Бәхилләшми китеп булмый...» – ди.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев