Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киткәннәргә җиңелдер дә...

Киткәннәргә җиңелдер дә... Калганнарга авыр шул... Киттең...

Киттең...

Әле яңа... бүлмәм синең сыныңны күргән иде...

Суынганчы эч әле дип, чәй ясап биргән идем.

Озак түгел! Үтте бары күз ачып йомган ара...

Күрми шул сине күзләрем никадәр караса да!

Киттең...

Борылышка җиткән чакта әйләнеп, кул болгадың...

Синең арттан әрни-сыкрый йөгерде уй-моңнарым.

Киттең...

Озак тордым, бәлки тагын борылып карар диеп...

Юк шул! Киттең! Киттең? Киттең... Горур башыңны иеп.

Бергә чакта ник туйганчы карамадым, сөймәдем?!

Хәзер күпме караса да, күрмәс сине күзләрем...
...Мин тагын хаталандым шул! (Инде ничәнче кабат?!)

Әйтсәләр дә: «Юләр булма! Күзеңне ачып ярат!»

Мәхәббәттә – бар да юләр! Мин генә үзгә булмам.

Сәбәпләргә, гайбәтләргә тотам да күзем йомам!

Һәм яратам! Үлеп-үлеп! Җанымны телә-телә!

Сөюнең бар ләззәтләрен тик яратканнар белә!

...Киттең!

Хисләр генә бөтерелә җанымда өер-өер...

Кемнәр мине елатыр да кемнәр көлдерә белер?!

Киттең...

Инде менә ничә минут ишетелми тавышың...

Киткәннәргә җиңелдер дә... Калганнарга авыр шул...

Киттең...

Әле бик-бик озак сине назларым озата барыр!

Мәңге җуелмас сурәтең, җанымда уелып калыр...
 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев