Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китек күңел

...Китек җаным атлый китәр юлга. Сагындыра, шундый сагынам...

Таңнар ата бүген синсез генә,

Тавышыңны шундый юксынам.

Көн өстендә караңгылык тора,

Әйтерсең лә кояш юк сыман.

Кайтып барам туган нигеземә,

Каршы алмас инде әнием.

Тәрәзәдән әнкәй көтмәс инде,

Күңел елар күреп буш өем.

Капка тавышына сискәнмәсләр,

Ишегалды шыр буш каршылар.

Күзләремнән агар сагыш яше,

Җаннан тамар сусау, ярсулар.

Бикле йозак елап ачылыр да,

Юл күрсәтер, төртеп ишеккә.

«Кайттыгызмы, балакайлар?» сүзен,

Әйтерсең лә һаман ишетәм.

Саклык белән генә өйгә узам,

Ял итмиме әнкәй, янәсе.

Кабасында тора язган йоны,

Оекбашы белән энәсе.
Чәйнек тора өстәл өсләрендә,

Пары чыкмый борын очыннан.

Кайда икән көннәр: әнкәй белән

Көлеп, елап бергә узылган.

Түргә узам, сәгать текелдәвен

Ишетергә бөтен теләгем.

Ул да туктап калган, моңсу тынлык,

Сулкып-сулкып куя йөрәгем.

Сискәнепләр китәм, таныш тавыш –

Әнкәй телефоны шалтырый.

Кемдер һаман аны эзли бугай,

Ала алмыйм, кулым калтырый.

Түр башына иңәм, сабыр сорап,

Күтәрелә куллар догага.

– Раббым, – димен, –  

җәннәт насыйп әйлә,

Әнкәемә, газиз Анама!

Икенче кат күтәрелә куллар –

Монысы инде кабер янында.

...Китек җаным атлый китәр юлга.

Сагындыра, шундый сагынам... 

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев