Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китә алмыйм...

Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез, менә, шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп баштан ашкан кебек...

Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек.

Без йөзәбез, менә, шашкан кебек,

Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт

Бергә килеп баштан ашкан кебек,

Мин китәргә тиеш таңга чаклы,

Ә бу кичә кабатланачакмы?

Кабатланачакмы бу кичә —

Китә алмыйм шуны белмичә.

Тирбәләбез, бу җир — безгә бишек,

Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп,

Кеше кулы койган матурлыклар

Безнең белән бара тирбәлешеп.

Бездән соң да шулай барачакмы?

Бу диварлар мәңге калачакмы? —

Меңләп сорау, меңләп уй кичә...

Китә алмыйм шуны белмичә.

Бездән соңгы буын кемчә сөйләр?

Яңгырармы анда безнең көйләр?

Кабатланачакмы шушы кичтә

Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр?

Безнең дәвам шулай яначакмы?

Арып-талып уйга калачакмы? —

Китә алмыйм, дөнья: — Юк! — дисә,

Китә алмыйм шуны белмичә.

Илләр бәхетенә җиткән хәтле

Саклармы җир затлы хакыйкатьне,

Ялган матурлыкка төрмичә? —

Китә алмыйм шуны белмичә.

Меңләп сорау, меңләп уй кичә...

...Киләчәккә бара алмый кеше,

Бара алмый шуны белмичә.

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев