Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китү микән, кайту микән соң бу?..

Кайтавазы калды: югалтсагыз – Йөрәкләрдән мине эзләгез...

Китү микән, кайту микән соң бу?..

Әнә йолдыз үтте сызылып.

Тәгәрмәчләр һаман әйләнәләр...

Бәгырь генә калды өзелеп.

 

Китте... китте... үксезләрне бүген

Кем юатып, җырын багышлый?

Китмәде ул, тик тукталган иде

Үз өенә кайтып барышлый...

 

Мизгел генә иде ул тукталыш –

Якты иде күмер күзләре...

Кайтавазы калды: югалтсагыз –

Йөрәкләрдән мине эзләгез...

 

Китте... китте... бер мизгеллек дөнья

Гомер булмаганча сагышлы...

Китмәде ул, тик тукталган иде

Мәңгелеккә кайтып барышлый...

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев