Шигърият
Китә казлар...
Казлар китә Донбасска. Ярар иде кайтавазы Йөрәгемне ярмаса...
Китә казлар Донбасска.
Халык җыры
Кара көзләр килде безгә, –
Казлар китә Донбасска.
Ярар иде кайтавазы
Йөрәгемне ярмаса...
Ниләр көтә, шул өркетә, –
Җилләр исә гарештән.
Җил иркенә бөгелүдән
Саклый күрсен фәрештәм.
Башын игән ак каеннар,
Кара болыт кабара.
Ерак кошлар кайтавазы
Хәтеремдә яңара.
Китә күрмәгез Донбасска,
Китмәгез, кошкайларым! –
Кара табына буылып,
Сыгылып елый каен...
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Донбасска киттеләр, улемне табыр өчен!
0
0