Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киңәш бирмә, ярыймы?

– Әй, егет, туктал беразга, Җавап бир соравыма: Синекедәй футболканы Каян сатып алырга?

Алай эшләсәң, начар, дип,

Болай эшләсәң, яхшы, –

Алтмышка җиткән чагымда

Акыл өйрәтә барсы.

 

Ничек хәерле буласын

Беләм хәзер үзем дә.

Киңәш бирергә иде ул

Акылсыз яшьлегемдә.

 

Әмма яшьлек максималист,

Нәрсә аңа киңәшең?

Каян белсен бер хатага

Меңе белән түләсен?

 

Ә бүгенге яшьләр – кыю!

Күз сал футболкасына:

«Өйрәтмәгез яшәргә!» – дип

Язылган аркасына.

 

– Әй, егет, туктал беразга,

Җавап бир соравыма:

Синекедәй футболканы

Каян сатып алырга?

 

Егет көлде, сезгә, диде,

Соң кияргә андыйны.

Булсын, булсын!

Син әйт кенә,

Тик өйрәтмә, ярыймы?

Киңәш бирмә, ярыймы?

 

"КУ" 11, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев