Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кинәт кенә барысы искә төшеп...

Нишләп кабат төннәр мине үги итә?! Кундырмыйча керфекләргә үз серләрен...

Кинәт кенә барысы искә төшеп,

чәрдәкләнә көләчлегем йөздән,

йөзгән сулар сазга әверелә,

ярдәм итми йөздән бергә таба исәп.

Нишләп кабат төннәр мине үги итә?!

Кундырмыйча керфекләргә үз серләрен...

Кабатланган төшләр язмасында

сине тагын (ни аяныч!) мин күрмәдем.

Мин үрмәдем толымнарым шуңа, парлап,

чулпыларның ялгызларын сайлап тактым.

Суда акты синле бар уйларым

(тик туймадым әле сине уйлап!)

Уйнап кына булса да, бер ярат!..

Инде... Иңде җиргә тагын куе томан,

ә мин торам. Тагын. Шул басмада.

Ишә-ишә баулар тар тасмадан.

Ишә-ишә тау-тау бәхет ярын.

...арын, әйдә, арын барысыннан,

ярлысыннан күңелләрнең бул котылган!

Бу котырган диеп, ата мине.

Ятла мине яки шигырь итеп.

(Шигырьләрне күралмавың беләм)

Беләм, хәтта, кирәксезлек ни икәнен

Һәм илткәннең бу юлларның саташуга.

Һәм кабаттан эндәшмәвең тынны кисә.

Онытыла(м)! Һәм кабаттан барысы да искә төшә... 

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев