Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кинәт балкып куйды...

Кинәт балкып куйды Урман алды. Чабып барган куян Туктап калды.

Кинәт балкып куйды

Урман алды.

Чабып барган куян

Туктап калды.

Колакларын кысып

Миңа карый.

Нигә тынды икән

Тирә-ягы?

И табигать, тыйма,

Барыйм инде.

Офык читләренә

Карыйм инде.

Офык читләренә

Нурлар элеп,

Бәхетемнең йөзе

Балкыр кебек.

Куян ник туктады,

Әллә арды?

Ник яшерми аны

Кышның кары?

Кирәкми бит аңа

Миннән качу.

Минем теләк: офык

Читен ачу.

 

"КУ" 09, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев