Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кимү

Тамырларны танучылар каян килсен, Саныбызны санарлык та сан калмаса?

Күп балалы – бал эчмәс, дип, шикләнәбез,

Сан өчен бер сабый белән чикләнәбез;

Әнә, алар ! – Көне-төне үрчеми, дип,

Көнбатышның кабыгына бикләнәбез.

Кысмыр нәсел тиз кысыла, чыдыйк ласа,

Кояш кебек көнчыгыштан чыгыйк ласа.

Ишәйгәннәр исәя бит – искитмәле!

Кибетләрен күбекләнеп товар баса...

Шатлык нигә – илең илә шатланмасаң?

Мәгънә нидә – нәсел-нәсәп сакланмаса?

Тамырларны танучылар каян килсен,

Саныбызны санарлык та сан калмаса?

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев