Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киләм

Шуннан да зур бәхет буламы соң?! Беләм, беләм кадрен! Уртак борчу, уртак шатлык белән Яна минем бәгърем.

Бик бәхетле, көләч чакларым бар, –

Тулган айдай балкыйм.

Шигъри очрашу бу!

Бәйрәм өчен

Рәхмәт сиңа, халкым!

Күзләрдә – яшь, җаннарда моң күрәм,

Минем белән сез дә!

Җан берлеген, тел берлеген тою

Насыйп әле безгә!..

Шуннан да зур бәхет буламы соң?!

Беләм, беләм кадрен!

Уртак борчу, уртак шатлык белән

Яна минем бәгърем.

Киләм әле, киләм очрашуга,

Насыйп булса, кабат.

Бәхетле мин йөрәгемне ачсам,

Сезнең күзгә карап!..

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев