Киләчәккә карап уйлану

Килер вакыт. Безнең чорлар
Калыр тарих төпкелендә.
Һәй, андагы өстәгеләр,
Бу төпкелдән кем күренә?
Бармы руслар йә татарлар
Сез укыган әсбапларда,
Бармы этруск*, һуннардан соң
Бер-бер эзләр анналларда?
Бушка түгел бу сораулар
Бүген чәчрәп кайнаганда,
Рус дөньясын, Татар илен
Меңьяшәр дип уйлаганда.
Шул ук уйлар биләгәндер
Кельтларны* да, готларны* да,
Безнең кебек, мәңгелек дип,
Корганнардыр йортларын да.
Кыпчаклар да, болгарлар да,
Яши, дибез, безнең канда,
Әмма кайда ул халыклар,
Исеме кайда, йорты кайда?
Адәм өчен җир мәңгелек,
Җир күзеннән адәм – нокта.
Халык туа, бар кешелек –
Нокта-нокта яктылыктан.
Җир өчен ул бер яктылык,
Җир өчен ул бер күренеш,
Халык булу, яшәп калу –
Сирәкләргә тигән өлеш.
Һәй, андагы өстәгеләр,
Укыйсызмы бу язманы?
Димәк, дөрес яшәгәнбез,
Югалмаган безнең халык.
Татар телен канат итеп,
Нигез итеп Идел-йортны,
Үскән халык, горур халык,
Яңа татар – сәлкеш халкы!..
...Бу – бер хыял, сез күрәсез,
Кемнәр сүнгән, кемнәр исән?
Кайнаганда бүген өстә,
Чыгармагыз шуны истән!..
* Этруск, кельт (кәлтә), гот (кот) – Европада бүгенге Испания, Италия, Бөекбритания, Франция, Алмания җирләрендә төпләнеп яшәгән халыклар.
"КУ" 11, 2016
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз