Логотип Казан Утлары
Шигърият

Килә сөясе

Кайвакытта яңгыр булып Килә явасы. Мәңге сиңа гашыйк булып Килә каласы.

Кайвакытта яңгыр булып

Килә явасы.

Мәңге сиңа гашыйк булып

Килә каласы.

Йә булмаса кояш булып

Нурлар сибәсе.

Нурлар булып назлап кына

Килә сөясе.

Кайвакытта җилләр булып

Килә исәсе.

Чәчләреңне сыйпап кына

Килә кочасы.

Йә булмаса чишмә булып

Килә агасы.

Сулар булып иренеңә

Килә тамасы.

Кайвакытта гөлләр булып

Килә үсәсе.

Алсу гөлле чәчәкләрне

Бүләк итәсе.

Аермасын берүк

Ходай Гомер-гомергә.

Мәңге сөяр ярым булып

Кердең күңелгә.  

 

"КУ" 09,2016

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев