Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киләчәктән багам бакыйга

Мин – хакыйкать! – Шигъри галәмнәнмен – Ватанымның ваем даласы. Җаным аша уза кешелекнең Үлем белән яшәү арасы.

Мин – хакыйкать! –

Шигъри галәмнәнмен –

Ватанымның ваем даласы.

Җаным аша уза кешелекнең

Үлем белән яшәү арасы.

Мин, мөгаен, чыдам-түземлекнең

Мәрмәр кыяларга хасыдыр.

Назларымның барын кыядагы

Бөркет оясына ташыдым.

Шушы назлар рухи канат ярып

Гамен яктырталса халкымның,

Мин төннәрен иман кыйбласыннан

Тулган ай күк нурда балкырмын.

Сызылып таң атканда, таң сулары

Иелеп алырмын мин Иделдән...

Иман даулап татар җан атканда,

Иделләр дә тулып түгелгән.

Мин – хакыйкать!

Шигъри галәмнәнмен!

Киләчәктән багам бакыйга.

Мин сезне дә ияртермен, дуслар,

Күңелегез булса хак уйда.

 

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев