Логотип Казан Утлары
Шигърият

Киердем дә хисләремне җилкән итеп...

Хөр күңелдә икән ләса тормыш яме.

Киердем дә хисләремне җилкән итеп,

Чиксез хәят дәрьяларым киттем гизеп.

Җилкендерә күңелемне дулкын шавы.

Хыялларның иң самими, алсу чагы.

Ымсындыра ярсу җанны иркен киңлек.

Һичбер нинди кыса да юк, тарлык, чиклек...

Дөнья матур, гүя ширбәт яшәү тәме,

Хөр күңелдә икән ләса тормыш яме. 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!

    • аватар Без имени

      0

      0

      😍😍😍🤩🤩🤩