Шигърият
Кичке яшен кисәтүе
Яшен ымлый: кыңгыр эшне каплап торган кара пәрдә... ак җеп белән тегелә.
Кичке күктә терек нурдай яшен эзе
шаккатыргыч җете булып чагыла.
Кемдер безгә сызып-сызып дәрес бирә –
сихрилектән дертләп куям чак кына.
Яшеренлек таләп иткән яманлыкны
күрсәтмичә тота алмый төн генә.
Яшен ымлый: кыңгыр эшне каплап торган
кара пәрдә... ак җеп белән тегелә.
Күкләр безгә сызып-сызып тәгълим кыла...
"КУ" 07, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев