Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кичке шәфәкъ

Күк түренә якты баскыч булып, Җирдән күккә йолдыз үрелгән.

Шәфәкъ кызыллыгы сүрелмәгән,

Йолдызлары җиргә коела.

Әйтерсең лә бөтен дөнья бүген

Галәм яктысында коена.

 

Югалган шул шәфәкъ нурларында

Болыннарда янган яшел ямь.

Бүген дөнья бөтен гүзәллеген

Йолдыз яктысына яшергән.

 

Күк түренә якты баскыч булып,

Җирдән күккә йолдыз үрелгән.

Шәфәкъләрдән якты сер иңәдер:

Шигырь генә тама күңелдән.

 

"КУ"  11, 2020

Фото: pixabay 

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев