Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хыянәтем нидә?

Күзләремне йомам, йомам кысып: Әллә йөгерә кеше, әллә бара очып.

Күзләремне йомам, йомам кысып:

Әллә йөгерә кеше, әллә бара очып.

Иңнәренә илнең тире тама,

Кайнар күкрәгеннән: тып-тып, тып-тып.

 

Ашкыныплар зур сугышка керде,

Җанын бирергә дә әзер иде.

Бер көн килеп чолганышта калды,

Әсир, дигән яман исем алды. ...

 

Күзләремне йомам, йомам кысып:

Тораташтай кеше тора посып.

Туган җиркәенә яше тама,

Хыянәтем нидә?.. Тып-тып, тып-тып...

 

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев