Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәят. Ияртемнәр.

Хәятнең лепелдәве...

Яфраклар шыбырдавы, энҗе кар шыгырдавы,

тамчылар тыпылдавы, таң җиле пышылдавы,

елганың елкылдавы, йолдызлар елтыравы,

чишмәләр челтерәве, кояш-нур җемелдәве...

Каргалар каркылдавы, чыпчыклар чыркылдавы,

бакалар бакылдавы, бытбылдык бытылдавы,

еланнар ысылдавы, сандугач чутылдавы,

бүреләр улашуы, күгәрчен гөрләшүе...

Бәбинең тәтелдәве, әбинең теркелдәве,

бабайның кеткелдәве, әнинең өлтерәве,

әти үчтекиләве, сәгатьнең текелдәве,

самавыр гөжелдәве, ояның чөкердәве...

......................................

Хәятнең лепелдәве... 

 

"КУ" 01,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди матур!