Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтердә...

Хәтердә: ул язда, ашкытып күңелне, Гөрләвек йөгерде урамнан.

Хәтердә: ул язда, ашкытып күңелне,

Гөрләвек йөгерде урамнан.

Тарсынып чикләрен, тамырлар буйлатып

Уйнады талпынып, шаулап кан.
Ул язда таңнарда уятты иркәләп

Ал йөзле гөлләрнең хуш исе.

Таш урам юлына мәңгегә уелды

Илаһи тарихның пар эзе.

Хәтердә, хәтердә: ул язда күзләрең

Нурында коенды сурәтем.

Тын фонарь яктысы ишетте нибары –

Серләрнең берсүзсез шаһиты.

Мәңгегә йөрәккә уелды ул язда

Җыр булып, моң булып исемең.

Шул мәлдән гөлләргә күмелде тын бакчам –

Мәңге яз хәяте күңелем.
 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев