Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Безнең хәлләр хәл эчендә, хәл эчендә... Хәлләрегез ничек, диеп сорамыйбыз...

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Сезнең хәл дә, безнең хәл дә хәл эчендә.

Илсезлектән телсезлеккә күчкән халык

Как ятакта җан бирүче зат төсендә.

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Сары йортның сарылыгы һич тә уңмый.

Бу афәттән котылырга бик тырышып,

Яңа төсләр буясак та – буяу кунмый.

Өрәкләр үк булмасак та – өркәклек  зур!..

Зәңгәр томан куеныннан чыгу уен

Уйламыйбыз... Уйнатучы  кулларында

Онытылып уйныйбыз ла курчак туен!..

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Чыгалмыйбыз  үткәннәрнең кыршавыннан.

Күндәм халык чагарга да теләми күк

Аяк-кулга киертелгән тышавыннан.

Ачкычларны  ярату да җиңел түгел:

Тимер йозак тавышлары җанда чыңлый.

Һәм тарихның өзек-өзек буыннарын

Җыя алмый, гаҗизләнеп,  күңел сызлый.

Кат-кат  кырык  кабатлана, ә без һаман

Мусаларсыз мисырлыктан  чыгалмыйбыз.

Безнең хәлләр хәл эчендә, хәл эчендә...

Хәлләрегез ничек, диеп сорамыйбыз...
 

"КУ" 09, 2021

Фото: архивтан,

фотода автор үзе.

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев