Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәл белешү

Хәлләрегез ничек? Иминлекме? Матур яши болар, диярлекме?

Хәлләрегез ничек? Иминлекме?
Матур яши болар, диярлекме?
Бәйрәмнәрдә балкып, күңел ачып,
Аллы-гөлле күлмәк киярлекме?


Эшләрегез ничек, уңасызмы?
Басуларда иген урасызмы?
Сулар кипте, көчләр бетте диеп,
Әллә урмый гына торасызмы?


Үрчемегез ничек? Артасызмы?
Тупырдатып бала сөясезме?
Бала тавышына тулган авыл –
Иң бәхетле авыл, беләсезме?!


Тукай, Такташларны укыйсызмы?
Тыңлыйсызмы әле Илһам җырын?
«Папа, мама» диеп тормыйлармы
Бала-чага, тел ачылмас борын?..


Йолдызларга карап сокланамы
Сездә кеше җәйнең кичләрендә?
Азан тавышлары яңгырыймы
Һәр көн саен авыл өсләрендә?


Кояш кебек җылы, яктымы сез?
Тулган айдай серле, күркәмме сез?
Сәламлимен сезне туган телдә:
Татарларым, саумы-исәнмесез?!

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев