Хикмәтле химая

Ала-чола нәсел агачына
карый-карый, бүген яр салдым:
«Ничек әле яңа яфрак булып
аның ботагында яралдым?»
Гаҗәпсенәм Аллаһ рәхмәтенә –
галәменә күпме кот өргән!
Газиз анам миңа насыйп җанны
тыны белән тартып китергән...
Аңа зурлап дәшәм: «Гомер бакый
фәрештәдәй яшәп кал, яме?..»
Әлмисакта безнең шәҗәрәне
шулай күргән тәкъдир каләме.
...Өерелеп килгән уйларыма
җавап эзли-эзли йөдәдем.
Могҗизалы күкләр химаясен
аклый алсам иде җирдә мин.
"КУ" 07, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз