Хәерле төн
Мәгәр, кеше күрмәгәндә, күктән Алтын сүзләр урлыйм төннәрен.
…Айны болыт йотты. Төн күзендә
Җемелдәшә көзге яфраклар;
Сунарга да чыгар вакыт җитте:
Хәерле төн телим шагыйрьләргә!
Хәерсезе сезгә, караклар!
Шагыйрьләр дә, караклар да, әйе,
Икесе дә бер үк нәселдән;
Кичер, Ходам! Мин дә бур һөнәрен
Үзләштердем үсмер яшемнән.
Юк, алмыймын гөнаһ үз өстемә:
Өелеп ятмагае! – Чит-ятның
Кечтек энәсенә тимәдем;
Мәгәр, кеше күрмәгәндә, күктән
Алтын сүзләр урлыйм төннәрен.
Чуар төскә кергән язмышларның
Чуалчыклы җебен сүтә-сүтә,
Саплыймын да каләм кашына,
Җан җылыткыч шигъри кием тегәм
Җирдә яшәгәннең барсына.
Бу тәңгәлдә мин ялгызак түгел,
Чал табигать – тиңсез көндәшче:
«Һәрбер күзәнәгем – тере шигырь,
Син шымып тор, шагыйрь!» – димәкче.
Һич белдермим үпкә табигатькә, –
Игезәк ич изге шөгыльләр;
Шуңа да мин ихлас теләк юллыйм:
Хәерле төн сезгә, кешеләрем!
Хәерле төн, хаклы шагыйрьләр!
"КУ" 07, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев