Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатын-кыз хакы

Каршы торыр тиң көч бармы гүзәл затка?

Килгән язмыш – бергә, –

Адәм туган көннән...

Бер туфрактан, бер сөяктән – гомерегез;

Уртак ләззәт җимешләре тәмен татып,

Оҗмахлардан бер җан булып сөрелдегез.

Ничә мең ел Җирдә – яшәү таганында...

Иңгә иңне терәп тормыш кичердегез;

Җавап тотып киләчәге каршысында...

Хак алдында терәк булды

берегез өчен берегез!

Каршы торыр тиң көч бармы гүзәл затка?

Дөнья гамен гыйшкый утта яндырды ул;

Илһам биреп... үлмәс шигырь яздырды ул,

Кодрәт биреп... сүнмәс шәһәр салдырды ул!

Дәүләтләрне дер селкеткән яу ирләрен,

Патшаларны тоткын – әсир калдырды ул.

Ул-кызларын гел яктыга илтте сөю!

Ана булды гүзәл затлар –

бүләк итте халкын,

патша,

пәйгамбәрен...

Оҗмахкача нур түшәлде аяк асларына,

Мәгънәле итте Хак каршында

яшәү ямен!

 

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев