Шигърият
Хакыйкать бер
Ахыр чиктә хаксызлыгын таныр. Тик тәүбәгә генә соңга калыр...
Мең каһәрле, мең газаплы – сугыш.
Сугыш – үлем, сугыш – кеше суеш.
Ничек диеп кенә аталмасын,
Үзгәртмәс ул мәгънә атамасын.
Акны – ак дип, хакны – хак дип әйтү
Тыелса да, кара – ак булалмас.
Җинаятьне – изге гамәл диеп
Атап кына, ялган – хак булалмас.
Без – капчыкта ятмас, хакыйкатьне
Күпме яшерергә тырышсаң да.
Хакыйкать – бер: җан калдырыр тәнне, –
Бер азакка дучар – кол да, хан да.
Гамәленә карап кол да, хан да
Үз әҗерен йә җәзасын алыр.
Үзен Алла диеп уйлаучылар
Ахыр чиктә хаксызлыгын таныр.
Тик тәүбәгә генә соңга калыр...
"КУ" 06, 2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Сугыш изге буламы? ...... ...Сугыш изге буламы?”-дип, .... бәхәс киткәч тирәнгә, ....мөрәҗәгать итте халык .... бердәнбер ветеранга. .... .....“Әйе, сугыш- трагедия, .... тик театр түгел лә! ....Булыр уен! Анда чынлап ..... кеше каны түгелә. .... ...Халык өчен –фаҗига ул, ..... кайгылы матәм җыры... ....Анда күпме җан кыела, ..... ах,аны, мур кыргыры. .... .....Тегүче дә үлчи хәтта, ...... бер чүпрәкне, җиде кат? ......Җинаять -ул, чөнки гомер- .... .. чүпрәк түгел!” -диде карт. .... ... Рәхмәт Фәнил! Сәйлән ( Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0