Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кәфен кесәсе

Җөйче карчык соңгы тапкыр күлмәк тегә...

Җөйче карчык соңгы тапкыр күлмәк тегә,

туктап тора, бик тә мөһим уй килсә.

Үзе белән нәрсә алып китәр иде,

кәфененә тирән кесә уелса?

 

Ерак әбкәң яше тамган көмеш йөзек

кадерсезгә әйләнәчәк барыбер...

Җөйче карчык соңгы тапкыр күлмәк тегә,

күзаллана җанга якын бар әйбер.

 

Кесәсенә алтын тәңкә салыргадыр –

бәгъзеләргә байлык аша көч кергән.

Аңа сәмән кирәк түгел – ул бит инде

савап өчен күккә күпне күчергән.

 

Җөйче карчык соңгы тапкыр күлмәк тегә...

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев