Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешеләргә бәхет өчен бик күп кирәк

Бар да бар күк. Ә нигә соң ярсый йөрәк?! Бу йөрәккә бәхет өчен бер син кирәк. 

Кешеләргә бәхет өчен бик күп кирәк.

Бөтен дөнья, җирләр, сулар hәм күк кирәк.

Ә кемгәдер бәхет бит ул – телем икмәк.

Кайвакытта бәхет өчен бик аз кирәк.

Бар да бар күк. Ә нигә соң ярсый йөрәк?!

Бу йөрәккә бәхет өчен бер син кирәк. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев