Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешелеккә сорау

Наданнар дөньяга хәзер булды баш, Күз чыгаралар ясыйм дип асыл каш.

Наданнар дөньяга хәзер булды баш,

Күз чыгаралар ясыйм дип асыл каш.

Алтын, якутларга төренеп кенә

Булмастыр алар, булалмас асылташ!

Китап укымый бар китап язганнар,

Вәгазь сөйләүчеләре дә азганнар.

Намуслы булып күренгәннәр җирдә

Вөҗданны сатарга хәтта базганнар!
Ата-ана оныта бара гамәлен,

Кызыксынмый баласының хәлләрен.

«Тәрбия» дип авыз суы кортулар

Үзгәртәлмәс кайгыртуның мәлләрен.

Кешелек!

Ни калыр бездән соң җирдә?

«Киләчәк» дип

Уйланмыйбыз ник бер дә?!
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев