Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешегә нәрсә җитми

Бер җылы сүз – Күңел эретерлек наз җитә!

Бу кешегә һәрчак нәрсә җитми:

Кара икмәк булса, ак җитми,

Шуышып йөргән чакта аяк  җитми,

Жәяү йөргән чакта ат җитми.

Аты булса, машинасы җитми,

Очар өчен ракетасы җитми...

Планетасы житми... Күк җитми...

Бу кешегә ифрат күп җитми!

Шул кешегә ләкин кайчагында:

Башларына кайгы төшепме, 
Бинахакка гаеп күтәрепме,

Гамьсезләнгән җаны өшепме,

Ап-акны да кап-карага буяп,

Матурны да ямьсез күргәндә,

Якты дөнья белән бәхилләшеп,

Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –

Шул юлыннан тартып алыр өчен

Кешегә бит ифрат аз җитә –

Бер җылы сүз –

Күңел эретерлек наз җитә!

«Казан утлары». 1967 ел, 4 нче сан.

Әнгәм Атнабаев
 

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев