Кеше кадере

Күрше хакы – Алла хакы, дибез,

Кеше хакы йөри нинди хакка?

Кадерсезгә калганымны тоям,

Сукбай эттәй җан улаган чакта.

Читләштек без никтер якыннардан,

Күршеләрдән биздек акрын-акрын.

Балтырганга батырдык без илне,

Таптап йөреп читтә юл такырын.

Кайтсаң – кунак, китсәң – ерак, диеп,

Без ул туган йортны атап йөрткән!

«Күрше хакы – Алла хакы» сүзен

Оныттык та бугай инде күптән.

«Җир бәгыре, су кадере» диеп

Әйтер микән без үстергән буын?!
Туфрак арчып татып карамагач,

Җирдән кайнап чыккан чишмә суын.

Түбән төште ил абруе-даны,

Очсызланды аксакаллар сүзе.

Яшәү хакын даулап, ни кырабыз,

Якалаган чакта үлем үзе?!

Аңлый белсәң, «гомер» дигән юлның

Газиз икән хәтта карышы да.

Сулар сулышка да бәя арта

«Яшәү» белән «үлем» ярышында.

Олыгая бу да, дисез булыр,

Хаклык бардыр, яшьне санап баксаң.

...Уйдык-уйдык уйлар сара җанны,

«Төннек» аша күккә карап ятсаң,

Иртәгегә нәүмиз караш атсаң...
 

 

"КУ" 04,2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: