Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кемнәр?

Кемнәр анда тәртә башы белән газиз телебезгә бәрелә?

Әлмисакта бөтен ыругларны

Аллаһ төрле итеп бар кыла.

Кемнәр анда тәртә башы белән

газиз телебезгә бәрелә?

 

Бездә һаман сәер хөкем яши:

илнең кеме начар, кем яхшы...

Кемнәр анда, шулай Хактан узып,

авызларны бикләп куймакчы?

 

Башка сыймас хәлләр артып тора,

дөньялыкка син күз сал гына.

Кемнәр анда Тәңре аңлар телне

тәмам белмәмешкә салына?

 

Гүрдә синнән Мөнкир илә Нәнкир

сорау алыр милләт телендә.

Кемнәр анда көндәш кавем өчен

мәкер корып ята төнен дә?

 

Катгыятле Гареш катындадыр

тамырларны кисәр чын кайчы.

Кемнәр анда, язмыш шартын бозып,

өммәтемә ясин чыкмакчы?

 

Кемнәр?..

 

"КУ" 6, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев