Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кем гаепле?

Әллә гайбәт сүзләр сиздермичә керде арага?

Кем гаепле? Җавап табалмагач,

Өмет белән багам күкләргә.

Безнең сөю – ул гөнаһсыз сөю,

Үрнәк иде, үрнәк күпләргә.

Кем гаепле? Нигә аерылыштык,

Кайсыбызда гаеп күб(е)рәк?

Айлар, еллар узды, тынычланмый,

Газаплана йөрәк көчлерәк.

Кем гаепле? Әллә гайбәт сүзләр

Сиздермичә керде арага?

И Ходаем, башка гашыйкларны

Гайбәт сүзләреннән арала.

Кем гаепле? Дөрес итеп моңа

Еллар гына җавап бирерләр.

Кем гаепле? Синме, әллә минме –

Сак белән Сок кебек гомерләр.

"КУ" 12 (декабрь), 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев