Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кем эзләгәнен тапты?

Илдә янып егылганчы Безне бәхет көтәме? Гадел яшәеш кайда соң, Җир астында? Күктәме?

Илдә янып егылганчы
Безне бәхет көтәме?
Гадел яшәеш кайда соң,
Җир астында? Күктәме?
Кайда Вөҗдан? Кайда Иман?
Кайда догалы таңнар?
...Куркып баса үләнгә дә
Аттай дагаланганнар...
Заман авачак, таянса
Түбән, рухи аксакка.
...Кайда акыл тантанасы
Баш имәгән ахмакка?..
Кайда әхлак төшенчәсе,
Ышаныч киләчәккә?
Байлык колы – бирәннәргә
Шәхси утары – Мәккә...
Үлгән хыялым кошына
Җырым ак кәфен япты...
Канунсызлык баткагында
Кем эзләгәнен тапты?

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев