Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кем булсаң да

Намуслыга монда урын юк...

Яхшыртасы килеп дөньяны

Тир түккән ир – чират артында

Тешен кыса, төйни йодрык,

Түрә «эш күрсәтә», ә чынында –

Этеш-төртеш кояш астында.

Яктыртасы килеп өзлеккән

Ризык җыя урам чатында.

Шәп машина тәрәзәсеннән

Хәрәм җыйган тиен ыргыта,

Этеш-төртеш кояш астында.

Мәңгелеккә килгән шикелле

Соса чорсыз кеше хакына.

Намуслыга монда урын юк,

Тагаракка якын килгәнне

Этеш-төртеш кояш астында.

Баш сөяге тора ыржаеп,

Төпсез караш буш күз астында…

Этеш-төртеш – ярык тагарак!

Һәркем тузан вакыт каршында –

Кем булсаң да кояш астында.

"КУ" 4, 2018
Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бөтен дөньясын акча мөнәсәбәтенә әйләндереп калдырдылар.